Татарстанда яшүсмер әтисе һәм әбисенә пычак белән ташланган
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстанда яшүсмер әтисе һәм әбисенә пычак белән ташланган

Казанда 17 яшьлек Алексеевск аграр көллияте студенты әтисенә һәм әбисенә пычак белән һөҗүм иткән. Алдагы көнне Алексеевск районыннан яшүсмер кунакка килгән. Килеп чыккан низагтан соң студент 51 яшьлек әтисенең күкрәген һәм 81 яшьлек әбисенең йөзен пычак белән яралаган, дип хәбәр итә "Татар-информ"га хокук саклау органнарындагы чыганак. Аларны ашыгыч рәвештә хастаханәгә...

Казанда 17 яшьлек Алексеевск аграр көллияте студенты әтисенә һәм әбисенә пычак белән һөҗүм иткән. Алдагы көнне Алексеевск районыннан яшүсмер кунакка килгән.

Килеп чыккан низагтан соң студент 51 яшьлек әтисенең күкрәген һәм 81 яшьлек әбисенең йөзен пычак белән яралаган, дип хәбәр итә "Татар-информ"га хокук саклау органнарындагы чыганак.
Аларны ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар. Студент егет "Савиново" полициясенә китерелгән. Полиция хезмәткәрләре яшүсмердә канлы пычак тапкан.
Низаг нидән килеп чыкканы билгесез.

Нет комментариев