Яңа Чыршылыда: нәтиҗә үсеш өчен шартлар тудырганда күренә
Авыл яшәеше.
“Авыл җирлегендә проблемалы мәсьәләләр, сораулар тумыйча тормый, алар гел бар, биредә төп принципны саклап калу мөһим: проблемаларны бәхәс өчен сәбәп буларак түгел, ә уртак нәтиҗәгә китерә торган бурыч буларак кабул итәргә кирәк”, - ди Яңа Чыршылы авыл җирлеге башлыгы Регина Мөхәмәтшина.
Без аның белән Яңа Чыршылы авыл җирлеге яшәеше, эшләнгән эшләр, авыл проблемалары турында сөйләштек.
Яңа Чыршылы авыл җирлеге территориясе 2020-2025нче елларда 23 программада катнашкан. Шуның бишесе – федераль программалар, 16сы – республика, 6сы – “Татнефть” гранты һәм берсе ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча республика программасы.
“Программаларда катнашу җирлеккә системалы яхшыртулар китерде: җәмәгать киңлекләрен төзекләндерүдән алып, инженерлык инфраструктурасына һәм истәлекле урыннарны саклауга кадәр. Мондый дәвамлылык ике сәбәп буенча мөһим. Беренчесе – проектлар бер-берсенең дәвамы була, димәк, нәтиҗәләрне планлаштыру һәм хезмәт күрсәтү җиңелрәк. Икенчесе – авылда яшәүче халык салынган ресурслар белән киңлекнең ничек үзгәрүе арасындагы бәйләнешне күрә. Безнең авыл үсешенә республика программалары аеруча зур өлеш кертте. «Татнефть» грантлары җәмәгать пространстволары һәм тарихи объектлар үсешен тагын да көчәйтте”, - ди Регина Әсгатовна.
Узган елда Яңа Чыршылы авылында “Татнефть” гранты хисабына “Татарстан нефтен беренче ачучылар хөрмәтенә” сквер төзелде.
“Татарстан нефтен беренче ачучылар скверы – ул авылның матур урыны булудан тыш, тарихыбыз һәм казанышларыбыз символы да булып тора. Шәхсән минем өчен ул аерым әһәмияткә ия, чөнки нәкъ менә монда мин үзебезнең тамырларыбыз, нефть тармагын үстерүгә үз көчләрен һәм хезмәтләрен салган кешеләр белән элемтәне тоям”, - ди авыл башлыгы.
«Урамнарны яктыртуны торгызу» республика программасы буенча Яңа Чыршылыда өстәмә яктырткычлар урнаштырылган.
Шулай ук «Юл өслеген торгызу» республика программасы буенча Яңа Чыршылының Заречная урамында ремонт ясалган.
- Яңа ут участоклары торак пунктларга керү юлларын куркынычсызрак итте һәм җирлекнең төп юнәлешләре яхшырак күренә башлады. Яктылык линиясенең озынлыгы аркасында трасса уңайлырак булды. Лениногорск–Әлмәт трассасында Вәли хуторы һәм Яңа Чыршылы янында яктылык урнаштыру – шулай ук мөһим эш иде, - ди авыл башлыгы.
Узган ел декабрь аенда Яңа чыршылы авыл җирлегенә караган Кузайкино авылында ремонттан соң чиркәү-храм ачылды.
Үзара салым – ул халыкның территорияне яхшыртуга чынлап җәлеп ителүен күрсәтә. “2025 елда халык кертемнәре һәм финанслашу (софинансирование) төзекләндерүгә юнәлдерелгән акчаларның шактый күләмен формалаштырды. Монда төп нәтиҗә шундый: үзара салым республика һәм районның уртак финанславы нәтиҗәсендә өстәмә ресурслар җәлеп итәргә мөмкинлек бирде”, - ди Регина Мөхәмәтшина.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү - ул финанс чарасы гына түгел, ә шәхси хуҗалыкның икътисадый нигезен һәм авыл җирендә мәшгульлекне саклау ысулы.
Узган елда савым сыеры һәм кәҗәләр асраучылар 41 сыер өчен 259 мең сумнан артык һәм кәҗәләр өчен 12 мең сум субсидия алган.
Яңа Чыршылы авылындагы күпфатирлы йортларның торак-коммуналь хуҗалыгы белән «Новый город» ТСЖ шөгыльләнә. Йортларның стеналары җимерелү мәсьәләсе кискен кала, кайберсенең фасадларын ремонтларга һәм җылытырга кирәк, ди авыл башлыгы.
Авылдагы проблемаларга килгәндә, Регина Мөхәмәтшина берничәсен билгеләде. Авылга керә торган юл – авария хәлендә. Чокырлар һәм асфальт булмау кыенлык тудыра, бигрәк тә көзге һәм язгы чорда.
Шулай ук авылның бер өлешен су белән тәэмин итү өчен җаваплы булган каптаж үзенә ремонт таләп итә. Торбалардан су ага һәм бу эчә торган су җитмәүгә китерә, әлбәттә, халык өчен проблема булып тора.
Кузайкино авылында мобиль элемтә булмау да чишелергә тиешле сорау. Бу техник проблема гына түгел, ә тормыш сыйфатына йогынты ясый торган чикләү. Халык якыннары, дуслары яки ашыгыч ярдәм хезмәтләре белән тиз генә элемтәгә керә алмый.
Белешмә
Яңа Чыршылы авыл җирлегенә 8 авыл керә. Авылда 477 кеше исәпләнә (2026 елның 1 гыйнварына). Хезмәткә яраклы – 244 кеше, пенсионерлар – 133, физик мөмкинлеге чиклеләр – 35, күпбалалы гаиләләр – дүртәү.
Балалар бакчасында 6 бала тәрбияләнә, 1 тәрбияче эшли. Башлангыч мәктәптә 8 укучы укый, 3 педагог эшли. Шулай ук 8 укучы Тимәш мәктәбендә укый.
Язма тулысы белән «Заман сулышы» газетында 19 июнь санында басылды.
фотолар: авыл җирлегеннән
.jpg)


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев