Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Иске Шөгер авылы быел 23 февральне башкача итеп уздырды

Иске Шөгер авыл җирлеге Ватанны саклаучылар көнен быел башкача итеп уздырды, спорт бәйрәме буларак үтте.


“Исәнлек телибез” дип аталган чара үз эченә төрле бәйгеләрне, җырларны, бер-береңә карата ихтирамлык, дуслык, бердәмлек хисләрен берләштерде.

Ул көнне балалар һәм олылар арасында чаңгы ярышлары үткәрелде. Чаңгычыларны финишта Россия һәм Татарстан флаглары белән каршы алдылар. Зурлар 1 километр дистанциядә узышты. Беренчелекне Динар Якупов алды. Икенчедә – Реваль Газизов, өченчедә – Валера Чернышов.
Балалар да җилле көн булса да, сынатмады, чаңгы ярышында Риналь Гимаев җиңүче булды, икенче урында – Тимур Жураев, өченчедә - Элина Гыйльманова.

“Весёлые девчата” иҗат төркеме иң матур җырларын яңгыратты.
Иске Шөгердә хатын-кызлар да көчле икән, канат тартышуда катнашып, алар да ир-егетләрдән калышмауларын күрсәттеләр. Шулай ук ир-егетләр дә катнашты.

Балалар исә капчык киеп йөгерүдә рәхәтләнде, карга егылсалар да, алар өчен күңелле генә булды. Бәйрәмдә кайнар төшке аштан авыз иттеләр, тәмле коймаклар белән чәй эчтеләр. Чын мәгънәсендә, бер-берсе белән аралашып, күңелле итеп узган көн озак истә калачак әле.

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында  3 март санында укырсыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев