Кәбестә пирогы рецепты
1 стакан кефир, 1 стакан он, чәй калагы чәй содасы, 2 аш кашыгы шикәр комы, аз гына тоз һәм 2 йомыркадан коймак камыры кебек камыр изәргә. Кәбестәне вак кына итеп турарга яки кыргычтан уарга. Әгәр кәбестә каты булса, аны аз гына кыздырып яки сөттә пешереп алырга. Әгәр йомшак булса, бераз...
Кәбестәне вак кына итеп турарга яки кыргычтан уарга. Әгәр кәбестә каты булса, аны аз гына кыздырып яки сөттә пешереп алырга. Әгәр йомшак булса, бераз гына тоз һәм шикәр комы кушып, суы чыкканчы уарга. Майланган табага башта май, аннары бераз гына он сибеп, кәбестәне шунда салырга һәм өстенә камырны агызып, кайнар мичкә тыгарга. 20-25 минут чамасы пешкәч, мичтән алып, өстен майлап, кисәкләргә бүләргә һәм табынга чыгарырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев