Күпер чыкканда ике кеше үлгән
Ык күпере аркылы чыкканда елга култыгына ике ир-ат һәм хатын-кыз утырган арбалы ат егыла. Азнакай районының Сарлы авылы тирәсендә була бу вакыйга. Ике кеше хатын-кызны Башкортстанның күрше районыннан алып кайтулары була. Ат кинәт кенә куркып китеп чаба башлый, арба әйләнеп каплана һәм ир-атлар аның астында кала. Хатын-кыз суга егыла. Бакалы...
Ык күпере аркылы чыкканда елга култыгына ике ир-ат һәм хатын-кыз утырган арбалы ат егыла.
Азнакай районының Сарлы авылы тирәсендә була бу вакыйга. Ике кеше хатын-кызны Башкортстанның күрше районыннан алып кайтулары була. Ат кинәт кенә куркып китеп чаба башлый, арба әйләнеп каплана һәм ир-атлар аның астында кала. Хатын-кыз суга егыла. Бакалы районында яшәүче 1957 елгы ханымга судан чыгарга ярдәм итәләр. Ул суда нык туңудан шифаханәгә урнаштырыла. 1961 һәм 1964 елгы ир-атларның икесе дә (Сарлы кешеләре) үлә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев