Вареньелы пирог
РАЙОН ТОРМЫШЫ

Вареньелы пирог

2 йомырка 3 стакан он 200 г маргарин яки атланмай 1 стакан шикәр комы пычак очында ванилин 1 бал калагы разрыхлитель 200 г варенье Майны җебетәбез һәм шуңа шикәр, ванилин, йомырка салабыз һәм болгатабыз. Он белән разрыхлительны кушабыз һәм аз-азлап камырга салабыз. Бик каты булмаган камыр ясыйбыз, ике өлешкә бүләбез...

2 йомырка
3 стакан он
200 г маргарин яки атланмай
1 стакан шикәр комы
пычак очында ванилин
1 бал калагы разрыхлитель
200 г варенье

Майны җебетәбез һәм шуңа шикәр, ванилин, йомырка салабыз һәм болгатабыз.

Он белән разрыхлительны кушабыз һәм аз-азлап камырга салабыз.

Бик каты булмаган камыр ясыйбыз, ике өлешкә бүләбез һәм кечерәген 1 сәгатькә суыткычка куеп торабыз.

Икенче өлешен майлы табага салабыз һәм тигезләп җәябез, өстенә варенье агызабыз.

Суыткычтагы камырны алып варенье өстенә угычтан уабыз.

Әлеге пирогны 20 минут газ мичендә пешерәбез.

https://vk.com/tatarshlari


Нет комментариев