«Татар җыры» фестивален оештыру комитеты Разил Вәлиевкә «Китәм» (Хәния апа аңа шундый җыр яз әле дип сораган булган) җырын язып бетерү һәм "Татар җыры" сәхнәсендә уку үтенече белән мɵрәҗәгать иткән.
Мин җиргә яз белән килгәнмен,
Еласы урында көлгәнмен.
Күз яшен йөрәккә яшереп
Яшисен алдан ук белгәнмен.
Мин җирдә моң эзләп...

Мин җирдә моң эзләп яшәдем,
Яшеннәр сукса да, дәшмәдем.
Елларым чабудан тартканда
Алкышлар шавыннан яшәрдем
Дөньяда килү бар, китү бар.
Газаплы ул көнне көтүләр.
Мин сезгә мең кабат бурычлы,-
Мин киткәч, бурычым җыр түләр.
Мин китәм мәңгелек иленә,
Хушыгыз,урманнар,кырларым.
Мин китәм язмышка ияреп,
Калдырып иң газиз моңнарым.
Мин китәм мәңгелек иленә,
Бәхетле булсыннар җырларым…
"Идел" журналы
Чыганак һәм фото:matbugat.ru/news/?id=20969
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев