Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Конституциядә хайваннарны яклау турында төзәтмә - зур адым, ди зоояклаучылар хәрәкәте

Россия Конституциясенең хайваннарны яклауга кагылышлы 114нче маддәсенең яңа редакциясе — илнең җитди адымы. «Татар-информ»га «Зоокайгырту» приюты вәкиле Эвелина Скрипочкина әнә шундый фикердә торуын әйтте.

 

«Хайваннарны яклау турындагы төзәтмәнең — Конституциядә беркетелүе зур адым. Бездә әйләнә-тирә мохит, табигый байлыкларыбыз кыргый һәм йорт хайваннарыннан һәрчак аерып каралды», — диде Скрипочкина.

Хәзер хайваннар дөньясы проблемаларына битараф булмаган кешеләргә хайваннарга карата мөнәсәбәт кешелекле булырга тиеш, дигән  дәлилләр китерергә туры килә. Әмма эксперт шулай да илнең Төп законына «җаваплы» урынына «гуманлы» мөнәсәбәт сүзен кертергә кирәк, дип саный.

«Кемдер, башка шәһәргә күчсә һәм үзе белән алып китәргә теләмәсә, үзен җаваплы дип санап аны [йорт хайванын] агулап үтерергә яки ыргытып калдырырга мөмкин», — дип искәртте ул.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев