Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

6 ризык баш авыртуын баса

Дөрес ризык ашап куеп та баш авыртуны басарга була икән.

Организмга су җитмәү — баш авыртуның бер сәбәбе. Шуңа, лимон телеме салынган бер стакан чиста су эчегез. Табиблар көн саен 6 стакан су эчәргә куша.

Табиблар әйтүенчә, магний кан тамырларын йомшартып, организмны баш авыртуыннан саклый ала. Тарттырылмаган ашлык продуктларында җитәрлек күләмдә магний бар. 

Каһвә һәм чәй дә ярдәм итә ала, аеруча баш авырту кан басымының үзгәрүе белән бәйле булса. Кофеин авыртуны баса, ләкин чаманы белү мөһим.

ИМбирь кушып чәй эчәргә, маринадланганны ашап куярга була.

Безнең яраткан бәрәңгебездә калий күп, шуңа ул баш авыртудан ярдәм итә. Аеруча аны мичтә әзерләсәгез яхшы. Ул натрий-калий балансын тигезли һәм организмны сусызланудан саклый.

Майлы балык турында да онытмагыз. Ул да файдалы. 

"Безнең Чирмешән" сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев