Буыннарга тоз утырудан ничек котылырга?
Буыннарга, умыртка сөягенә тоз утыру турында еш ишетелә. Аннан ничек арынырга?
5 грамм лавр яфрагын 300 миллилитр суга салып, 5 минут кайнатырга кирәк. Аннары кайнатманы термоска салып, 3-4 сәгать тотыгыз. Суын сөзеп алгач, аны кулланырга ярый.
Төнәтмәне аз-азлап 12 сәгать дәвамында эчәргә кирәк. 3 көн шулай кабатлаганнан соң, бер атна ял итегез. Ә аннары тагын эчегез. 3 айга бер тапкыр шулай дәваланыгыз, ә киләсе елга инде елына бер тапкыр эшләсәгез дә җитәр. Сәламәт булыгыз!
Алдан табиб белән киңәшләшү кирәк.
Фото: Лениногорск-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев