Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Һәр өйдә булырга тиешле дарулар ИСЕМЛЕГЕ

Һәр кешенең өендә дару тутырылган савыт бар. Алда язылган дарулар исемлегеннән карагыз, сездә шул дарулармы икән?

– Бинт, мамык, марлядан салфеткалар.

– Градусник, тонометр, нашатырь спирты, жгут.

– Медицина һәм бактерицидлы пластырь.

– Кайчы, пинцет, җылыткыч (грелка), үлчи торган стакан, пирчәткә, битлек.

– Җәрәхәтләрне йогышсызландыра һәм яраларны төзәтә торган чаралар: пантенол, 3 процентлы водород перекисе, мирамистин, йод, хлоргексидин, зелёнка.

– Авыртуны баса һәм температураны төшерә торган препаратлар: ибупрофен, парацетамол, но-шпа (дротаверин, папаверин).

– Буыннар авыртканнан мазьлар.

– Аллергиягә каршы: лоратадин.

– Йөрәк авыртканнан: нитроглицерин.

– Агулану очраклары була калса: полисорб, смекта, регидрон.

– Эч йомшарта торган: лактулоза (дюфалак). Эч катканнан ашыгыч ярдәм сыйфатында клизма ясау өчен микролакс.

– Югары кан басымын төшерә торган: каптоприл.

– Салкын тигәннән: борын юдырта торган эремәләр, кан тамырларын кыса торган борынга тамызу өчен тамчылар (називин), тамак авыртканнан суыра торган кәнфитләр (холлс, стрепсилс).

Даруларны караңгы салкынча һәм балалар тимәслек урында саклагыз. Яраклылык вакыты чыкканнарын ыргытып һәм яңаларын өстәп торыгыз.

https://vatantat.ru/2022/12/99114/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев