«Йодлы челтәр»нең файдасы
Тəнегезгə мамыклы таякчык белəн йодлы челтәр ясагыз.
Икенче көнне дə челтәр беленеп тора икəн, сезнең организм йодка кытлык кичерми дигəн сүз.
*Әгәр дә йоклар алдыннан аягыгызга йодтан челтәр ясап ятсагыз, ул аякның шешен бетерер.
*Аякны җылы суга тыгып утыру мөмкинлеге юк икән, салкын тигәндә яисә борын тыгылганда аяк табанына йод сөртсәгез, ярдәме тими калмас.
*Тик артыгын сөртү дә ярамый, йод тән тиресен яндыруы ихтимал. Челтәрне атнага күп дигәндә 3-4 тапкыр гына ясарга ярый.
*Йод челтәрен невралгия булганда, салкын тигəндə, борын тыгылганда, йөткергəндə ясарга була. Йод челтәрен йөз, йөрәк тирәсеннән башка, теләсә кайсы урынга сөртергә мөмкин.
*Йод челтәре ярдəмендə коры йөткерүгə каршы көрəшергə була. Ни сəбəпле килеп чыгуына карамастан, дəвалану нəтиҗə бирə, дип ышандыра табиблар. Йод, тире аша үтеп кереп, кан йөрешен тизлəтə һəм ялкынсынуны дəвалый.
*Өч кешенең берсе йод җитешмəүдəн интегə. Бу калкансыман бизнең эшчəнлегенə зыян китерə. Тəнегезгə йод челтәре ясагыз да күзəтегез, өч сəгатьтəн соң эзе калмый икəн, кичекмəстəн табибка барыгыз. 6-8 сəгатьтəн соң гына бетсə, йодка ихтыяҗ туа башлаган дигəн сүз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев