Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Кем тоз ашарга ярата? Тоз зыянлымы?

Кеше елына уртача 8 килограмм тоз ашый. Белгечләр моны бик зур сан дип атый. Тозны чамалап кулланырга киңәш итә алар.

Аш тозының без белгән һәм белмәгән яклары турында табиб-терапевт Гөлназ Шәйдуллина сөйләде.

– Тозның файдасы нәрсәдә?

– Организмыбыз тозсыз яши алмый. Ул, иң беренче чиратта, матдәләр алмашы өчен кирәк. Халык телендә «тоз» дип йөртелгән натрий хлориды мускуллар, гормоннар эшчәнлегендә дә катнаша. Безнең тән тукымасы, мускул, күзәнәкләр – барысы да суга мохтаҗ. Тоз исә аларга кирәкле суны организмнан чыгармыйча саклап тота.

– Тозны чамадан тыш күп куллану куркынычмы?

– Бу, иң беренче чиратта, кан басымын күтәрә. Тозны чамадан тыш күп кулланган кешегә бөер һәм бавыр авырулары, атеросклероз килеп чыгу куркынычы да яный. Тоз күпкә китсә, организмдагы кальций юыла. Димәк, тешләр, сөякләр дә зәгыйфьләнә дигән сүз. Кальцийга кытлык аркасында остеопороз да барлыкка килергә мөмкин. Әйткәнемчә, тозның чамадан тыш күп керүе аркасында, организмда су тоткарлана башлый.

– Ни өчен, тозлы ризык ашагач, гел тозлыны ашыйсы килеп тора?

–  Тоз кешенең баш миенә тәмәке кебек тәэсир итә. Аны активлаштырып җибәрә. Шуңа күрә тозлы ризыктан соң тагын тозлыны ашыйсы килә.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/10/109436/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев