Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Керәннең 3 шифасы

Аннан ясалган төнәтмә бик күп авырулардан дәва.

Аның өчен керән тамырын казып алып, щетка белән яхшылап юарга да вак тишекле угычтан чыгарып, согы белән бергә шешәгә салып куярга. Ул шешәнең яртысы кадәр булырга тиеш. Өстенә аракы салыгыз. 10 көн соң төнәтмә әзер. Ул ангина вакытында булыша. 1 аш кашыгы төнәтмә белән тамакны чайкарга һәм йотарга кирәк. Грипп вакытында төнәтмә белән ингаляция ясарга мөмкин. Киселгән урынны төзәтә: чүпрәк белән бәйләп, өстенә шул төнәтмәне генә тамызырга кирәк. Теш сызлаганда 1 аш кашыгы төнәтмәне авызга алып, авырткан теш турысында төкерек бүленеп чыга башлаганчы тотыгыз. 10–15 тапкыр кабатларга кирәк.

– Кан басымыннан. Моның өчен 200 г уылган керәнгә 3 л кайнап суынган су кушып, 15 минут кайнатыгыз. Иртәнгә кадәр суытыгыз. Иртән исә сөзеп, суыткычка куегыз. Көнгә өч тапкыр, ашар алдыннан 100 г эчәргә кирәк. Бер ай тәнәфестән соң дәвалану курсы кабатлана. Бер ай тәнәфестән соң янә кабатларга мөмкин.

– Трахеит, бронхит вакытында 1 аш кашыгы уылган керән тамырына 3 аш кашыгы бал кушып төнәтәләр. Көненә 5 мәртәбә 1 чәй кашыгы белән кабып куярга кирәк. Масса авызда эреп китәргә тиеш.

– Цистит, уретрит борчыса, 1 аш кашыгы уылган керәнгә 1 стакан кайнар су коеп, 5 минут төнәтегез. Көн саен 3–4 чынаяк эчәргә кирәк.

"Ватаным Татарстан" сайтыннан

Фото: Рамия Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев