Көнбагыш гипертониядән коткара
СӘЛАМӘТЛЕК

Көнбагыш гипертониядән коткара

Бик күп төрле витаминнар чыганагы булган көнбагыш орлыгы төнәтмәсе кан басымын төшерә.

Аны ясау өчен 500 г чистартылмаган, кыздырылмаган көнбагышны яхшылап юарга һәм 0,5 л салкын суга салып, сүрән утта 1,5–2 сәгать кайнатырга кирәк. Алга таба шуны сөзеп, суытасы булачак.

Шушы төнәтмәне иртән һәм кич яртышар стакан эчәргә кирәк. Әлеге төнәтмә ярдәмендә 2 атна дәвалангач, 5 көн тәнәфестән соң курсны тагын бер тапкыр кабатларга мөмкин. Әмма шунысын да исегездән чыгармагыз: һәр иртәне яңа төнәтмә әзерләргә кирәк.

"В.Т." сайтыннан

Фото: 

 


Нет комментариев