Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Күрәгәнең файдалыгы турында

Аның шифасы турында ата-бабалар борын-борыннан белгәннәр. Бүген без тәкъдим иткән рецепт сезгә, мәсәлән, картайганчы күзләрегезнең сәламәтлеген сакларга ярдәм итәр.

Шулай итеп, 100 грамм күрәгә өстенә капланырлык итеп кенә яңа кайнап чыккан суны салыгыз да, 1 сәгать дәвамында төнәтегез. Аннан күрәгәне ваклап турап, шуңа вак итеп уылган кишер һәм 1 аш кашыгы шикәр оны салып, яхшылап болгатыгыз. Бу — бер көнлек микъдар. Көн дәвамында шушы тәмле даруны аз-азлап ашап бетерегез.

Әлеге тәмле дә, шифалы да катнашма белән елына ике тапкыр, берәр ай дәвамында сыйланыгыз.

"Саба таңнары" сайты

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев