Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Күз кабагы ник тартыша?

Сорау - сездән, җавап - бездән

Күз кабаклары күзнең түгәрәк мускуллары кыскаруы нәтиҗәсендә тартыша. Бу — нерв тартышуының бер төре. Ул төрле сәбәпләр аркасында барлыкка килергә мөмкин: арыганлык, стресс кичерү, кояш нурлары астында тору, озак вакыт дәвамында күзгә авырлык китерү (мәсәлән, көне буе компьютер каршында утыру) һәм башкалар.

 Кайбер кешеләрнең күз кабаклары каһвә, яки каты чәйне күп эчкәннән соң да тартыша башлый. Әгәр күз кабакларының тартышуы арыганлык яисә стресс нәтиҗәсе булуын сизәсез икән, сезгә кичекмәстән ял итеп алырга, яки йокы туйдырырга кирәк. Гадәттә, моның файдасы тимичә калмый.

Әгәр дә күз кабаклары тартышуы берничә көн дәвам итә икән, гистаминга каршы дарулар кулланырга була. Ләкин бу даруларны еш эчәргә ярамый, чөнки аларның зарар китерүе дә ихтимал. Иң яхшысы — күз табибы, яки невролог белән киңәшләшергә кирәк.

Күз кабакларының тартышуы озакка сузылса, бу — блефароспазм авыруының, ягъни күз кабаклары тирәсендәге түгәрәк мускуллар кыскаруның бер билгесе дә булырга мөмкин. Әлеге авыру, гадәттә, өлкән кешеләрдә күзәтелә. Чөнки яшь олыгайган саен күз кабакларының нерв-мускул эшчәнлегендә үзгәрешләр барлыкка килә. Моңа күз кабакларының йомылмавы һәм күрү начарлану да өстәлә.

ЧЫГАНАК

 http://saby-rt.ru

фото: https://ru.freepik.com/free-photo

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев