Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Омега-3не ничек дөрес кулланырга? ТАБИБ КИҢӘШЛӘРЕ

Соңгы арада халык омега-3 майлы кислотасын эчү белән мавыга. Аны ел әйләнәсе диярлек кулланучылар да бар. Бик күп кенә чирләрне кисәтүе, иммунитетны ныгытуы белән игътибарга лаек ул. Омега-3 организмга тагын нинди файда китерә? Аны чамасыз куллану зарарлымы? Табиб-терапевт Гөлназ Шәйдуллина шул сорауларыбызга ачыклык кертте.

Нидән гыйбарәт?

Омега 3 – кешегә кирәкле файдалы матдәләрнең берсе. Ул безнең организмга көн дә кереп торырга тиеш. Омега-3 балык һәм диңгез ризыкларында, гәрчич, брокколи, үсемлек һәм җитен мае, әстерхан чикләвеге, кузаклылар составында да бар. Әмма ризык аша ул организмны тулысынча баетып бетерә алмый. Шуңа күрә аны дару рәвешендә эчү хәерлерәк.

Нәрсәсе белән файдалы?

Омега-3 кислотасы организмдагы ялкынсынуны киметә, кан басымын төшерә, стресстан коткара. Моннан тыш йокыны, кан әйләнешен, хәтерне яхшыртуы белән дә игътибарга лаек ул. Омега-3 күзләргә дә файдалы. Аны даими рәвештә кулланган хатын-кызлар күрем вакытын да җиңелрәк уздыра. Омега-3 кислотасының сөякләрне ныгытуы, бала тапканнан соң күзәтелгән күңел төшенкелегеннән котылырга ярдәм итүе дә фәнни яктан расланган.

Кемнәргә җитми?

Балык, диңгез ризыклары яратмаган кешедә еш кына омега-3 кислотасына кытлык күзәтелә. Организмга әлеге матдә җитмәгәндә кешенең кәефе тиз үзгәрә, тән тиресе корый, буыннары сызлый, хәлсезлек борчый, иммунитеты какшый.

Псориаздан да коткара диюләре дөресме?

Әлеге тире авыруын тулысынча бетерә алмаса да, омега-3 псориаздан интеккән кешенең хәлен җиңеләйтә. Испания галимнәре моны фәнни яктан дәлилләгән. Гомумән, омега-3 тән тиресе өчен бик файдалы. Ул аны вакытыннан алда картаюдан саклый.

Көнлек нормасы.

Омега-3 кислотасын тәүлегенә күпме эчәргә кирәклеген ачыклау өчен, иң элек кан анализы тапшырырга кирәк. Аның нигезендә табиб организмда Омега-3 кислотасына кытлык бармы-юкмы икәнлеген ачыклап, әлеге препаратның көнлек дозасын билгели, рационыгызга төзәтмәләр кертәчәк. Йөкле кулланганулланган кешенең каны сыеклана, тән температурасы күтәрелә, организмда ялкынсыну башлана.

Кемнәргә куллану тыела?

Ашказаны-эчәк авыруларыннан интеккән, бавыры белән проблемалары булган, тәнен көзән җыерган кешеләргә омега-3 эчү тыела.

https://vatantat.ru/2023/01/101444/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев