Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СӘЛАМӘТЛЕК

Су куркыныч чирләрдән саклый

Сез су эчәсезме?

 Иртән уянгач та эчелгән 1–2 стакан су эчке органнарны уятып җибәрә, актив эшчәнлеккә көйли.

Белгечләр әйтүенчә, сәламәт булу өчен тәүлегенә кимендә 2 л су эчәргә кирәк.

Ашарга ярты сәгать кала эчкән  бер стакан су ашкайнату эшчәнлеген яхшырта. Ванна кергәнче яки мунчага барыр алдыннан эчелгән бер стакан су кан басымын төшерергә ярдәм итәчәк.

Йоклар алдыннан бер стакан су эчегез. Тыныч йокларсыз, су инсульт һәм йөрәк өянәге булу куркынычын күпкә киметә. 

Йоклаганда аягыгызны көзән җыера икән, бу очракта да төнгә каршы су эчү файдалы. Иртәнге, төшке, кичке аш алдыннан 1–2 стакан чиста су эчеп, 3 айда 4 килога ябыгып та була, чөнки су артыгын ашарга мөмкинлек бирми, үзең дә сизми порцияләрне киметә башлыйсың.

 https://shahrichalli.ru

фото: Татар информ , Рамил Гали

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев