Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Табиб пневмония башланганны ничек белергә мөмкин булуын әйтте

Терапевт Ирина Ярцева “Вечерняя Москва” хәбәрчесенә аңлатып үткәнчә, үпкә ялкынсынуны махсус тикшеренүләрсез генә дә салкын тидерүдән һәм грипптан җиңел генә аерырга мөмкин.

Аның төп билгеләре – тән температурасы күтәрелү, какырыклы ютәл, сулыш кысылу һәм күкрәк читлегендә авырту барлыкка килү.

Шул ук вакытта тамак авыртмый һәм томау да төшми. Организмыгызда шушы билгеләрне сизәсез икән, үзбелдеклеләнеп дару эчә башламагыз, чөнки бу куркыныч хәлләргә китерергә мөмкин. Даруларны бары тик табиб кына билгеләргә мөмкин, ди терапевт.

Ярцева билгеләп үткәнчә, тән температурасы күтәрелеп, ютәлләүнең өченче тәүлегеннән дә соңга калмыйча табибка күренергә кирәк. Авыруның сәбәбен төгәл генә ачыклап, нәтиҗәлерәк дәвалану мөмкинлеге бирәчәк бу.

https://vatantat.ru/2022/12/99813/

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев