Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СӘЛАМӘТЛЕК

Талпан энцефалитын йоктыруның билгеләре

Саклык кирәк

Талпаннар активлыгы туфрак 5-7 градуска кадәр җылынгач башлана. Бу бөҗәкләрнең тешләве май-июнь айларының җылы кояшлы көннәрендә теркәлә.

Талпаннар активлыгының икенче иң югары ноктасы август ахыры-сентябрь башына туры килә. Республика шартларында иң еш очраган һәм хәвефле инфекцияләр – талпан энцефалиты һәм талпан боррелиозы (Лайм авыруы).

Талпан энцефалитының  билгеләре: бу өшү, тән температурасының тиз 38-39° градуска кадәр күтәрелүе; көчле баш авырту; тән авырту, хәлсезлек, укшу; бит һәм күзләрнең кызаруы; чирләүнең 3-5 көненнән алып нерв системасына зыян килү билгеләрен  – көзән җыерулар, саташу, хәрәкәтләрнең бозылуы, аяк-кулларның хәлсезлеге – күрергә мөмкин.

Кайчакта талпан кадалган урын бераз кызара, соңрак кызарган урын диаметрда дистәләрчә сантиметрга кадәр зурая һәм кара янган урынга охшап тора. Бу талпан боррелиозын йоктыруны аңлата. Кеше шулай ук грипптагыча хәлсезлек күзәтергә, йөз нервысының парезы, радикулит яисә эре кан тамырларының ялкынсынуы барлыкка килүе мөмкин.

Югарыда язылган билгеләр теркәлгәндә кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Әлфия Шакирҗанова, Өмет

 https://yashel-uzan.ru/news/yash%D3%99esh/talpan-encefalityn-ioktyrunyn-bilgelare

фото: ясалма интеллект

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев