Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Хәлвә гемоглобинны күтәрә

Организмда гемоглобин төшүен кайбер билгеләр аша да белеп була. Мәсәлән, тире коруы, чәч һәм тырнакларның сынучанлыгы, хәлсезлек, аңны югалту һәм һава җитмәү гемоглобин түбән булуын күрсәтә. Канда гемоглобинны күтәрү өчен нинди ризыклар ярдәмгә килә соң?

Цитруслы җимешләрне С витамины чыганагы дип кенә беләбез, ә аның гемоглобинны күтәрү өчен файдасы аеруча зур. Мондый җимешләрнең кабыгында минераллар һәм витаминнар ике тапкыр күбрәк. Тимергә бай ризыкларга хәлвә дә керә. Бу витаминнарга бай татлы ризык аеруча Иранда бик популяр. Хәлвәне авырлы хатыннарга да ашарга киңәш ителә.

Шулай ук, анар (гранат) кальций, тимер, аксым һәм магний чыганагы булып тора. Бу җимеш анемия вакытында файдалы. Аның сутын көнгә өч тапкыр ашарга 20-30 минут кала ярты стакан эчәләр. Гранат суты ашказаны җәрәхәте, гастрит, панкреатит, эч кату авыруы булган кешеләр өчен зарарлы.

Диңгез кәбестәсе составында да тимер бар, ул организм тарафыннан җиңел үзләштерелә. Кандагы гемоглобин дәрәҗәсен күтәрү өчен аны көнгә берничә кашык ашау да җитә. Финик җимешендә дә тимер җитәрлек. Аны сайлаганда ялтырап торганына кызыкмагыз, андыйлары киптерер алдыннан шикәрле сиропта тотылган була.

"Кызыл-таң" сайты

Рамия Гарифуллина фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев