Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида Спорт бәйрәме гөрләде (фотолар)

Узган шимбәдә Россия күләмендә Физкультурачылар көне үткәрелде. Бу чарадан безнең Лениногорск спортчылары да читтә калмады. Ул көнне шәһәребезнең түбән сулыгында әлеге датага багышланган күптөрле спорт чаралары оештырылган иде. Анда 1нче, 2нче, 3нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, "Нефтяник" спорт мәктәбеннән килгән егетләр үз осталыкларын күрсәтте. "Теннис Холл" дан, "Олимпия резервын"нан да...

Узган шимбәдә Россия күләмендә Физкультурачылар көне үткәрелде.

Бу чарадан безнең Лениногорск спортчылары да читтә калмады. Ул көнне шәһәребезнең түбән сулыгында әлеге датага багышланган күптөрле спорт чаралары оештырылган иде. Анда 1нче, 2нче, 3нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, "Нефтяник" спорт мәктәбеннән килгән егетләр үз осталыкларын күрсәтте. "Теннис Холл" дан, "Олимпия резервын"нан да яшь спортчылар катнашты. Спортның төрлесен чагылдырган чыгышлар тагын бер кат лениногорскилыларның тормышында сәламәт яшәү рәвеше зур урын алып торуын раслады. Бәйрәмнең тантаналы өлешендә шәһәр башлыгы Рәгать Хөсәенов:

- Лениногорск - спорт шәһәре. Моның шулай булуын төрле спорт төрләрендәге республика, россиякүләмендәге уңышларыбыз күрсәтә. Спортны үз иткән һәм яраткан кеше һәрвакыт алдынгылар рәтендә, - диде ул бәйрәмгә килүчеләрне сәламләп.

Физкультурачылар көнендә спортны үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән, шәһәр данын яклаган мөгаллимәләргә, тренерларга, спорт алдынгыларына стипендияләр, мактау билгеләре, грамоталар һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Спорт бәйрәменә җыелган халык рәхәтләнеп күңел ачты, дәррәү килеп зарядка ясады. Саф һавада волейбол уйнарга теләүчеләр, велосипедта йөрүчеләр дщ күп булды, балалар төрле хәрәкәтле уеннарында катнашты. ГТО мәйданчыгы да аерым игътибарга лаек иде. Теләге булган һәркем катнашып үзен сынады, призлар отты.

Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев