Лениногорскилылар ГТО нормативлары тапшырды (фотолар)
СПОРТ

Лениногорскилылар ГТО нормативлары тапшырды (фотолар)

Узган атнаның шимбәсендә лениногорскилылар "Хезмәткә һәм оборонога әзер бул" бөтенроссия физкультура-спорт комплексының көзге фестиваленә кушылды. Яшьләр, олылар, предприятиедә эшләүчеләр һәм студентлар - барлыгы йөзгә якын кеше ГТО нормативлары тапшырды. Иртәдән үк спортчыларның кәефе күтәренке иде. 1нче спорт мәктәбенең манеженда алар озынлыкка сикерде, 1 минут эчендә тиз генә пресс ясады, тартылдылар,...

Узган атнаның шимбәсендә лениногорскилылар "Хезмәткә һәм оборонога әзер бул" бөтенроссия физкультура-спорт комплексының көзге фестиваленә кушылды. Яшьләр, олылар, предприятиедә эшләүчеләр һәм студентлар - барлыгы йөзгә якын кеше ГТО нормативлары тапшырды.
Иртәдән үк спортчыларның кәефе күтәренке иде. 1нче спорт мәктәбенең манеженда алар озынлыкка сикерде, 1 минут эчендә тиз генә пресс ясады, тартылдылар, ир-егетләр гир күтәрде, спорт ядрәсе ыргыттылар, шулай ук 2 һәм 3 километрга йөгереп, җиңел атлетика тапшырды.
Моның белән генә фестиваль тәмамланмады: "Яшьлек" спорткомплексындагы тирга барып, пневматик винтовкадан атып карадылар.
Йөзү буенча нормативларны тапшыру 18 ноябрьдә "Юбилейный" бассейнында булачак. ГТО сынауларын 6 яшьтән 70 яшькә кадәр теләүче һәркем тапшыра ала.
Фотолар Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсеннән

Нет комментариев