Лениногорскиның яшь теннисчы кызы - икенче
19-20 февральдә "Теннис-холл"да "Девон-кредит" банкы Кубогына узган ярышта яшь теннисчы кызыбыз уңышлы чыгыш ясаган. Беренче тапкыр уздырылучы ун һәм аннан өлкәнрәк кызлар арасындагы турнирда Казан, Тольятти, Самара һәм шәһәребезнең яшь спортчылары үзара көч сынашкан. Оештыручылар әйтүенчә, призлы урыннар өчен ярыш киеренке барган. Нәтиҗәдә, Камилә Гайнуллина икенче урын яулаган. Афәрин! Уңышлар...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев