Бүген энергетиклар көне
Энергетика тармагында эшләүчеләр һәм ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәм - Энергетиклар көне белән чын күңелдән котлыйм. Энергетиканы икътисадның төп базасы дип әйтергә була. Аның тотрыклы һәм нәтиҗәле эшләвеннән йортларда һәм производствода иминлек, куркынычсызлык саклана. Сез лениногорскилыларның йортларын, предприятие-оешмаларны кирәкле чыганак - җылылык һәм электр энергиясе белән тәэмин итәсез. Энергетиклар һөнәре аерым...
Энергетика тармагында эшләүчеләр һәм ветераннар!
Сезне һөнәри бәйрәм - Энергетиклар көне белән чын күңелдән котлыйм.
Энергетиканы икътисадның төп базасы дип әйтергә була. Аның тотрыклы һәм нәтиҗәле эшләвеннән йортларда һәм производствода иминлек, куркынычсызлык саклана. Сез лениногорскилыларның йортларын, предприятие-оешмаларны кирәкле чыганак - җылылык һәм электр энергиясе белән тәэмин итәсез.
Энергетиклар һөнәре аерым мактауга лаек. Ул эшенә чын күңелдән бирелеп эшли торганнар өчен. Сезне һөнәри бәйрәм белән тәбрикләп, сәламәтлек, эшегездә уңышлар, югары һөнәри осталык телим. Көннәрегез хәвеф-хәтәрсез узсын.
Рәгать Хөсәенов, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев