КӨН ТЕМАСЫ
Лениногорскида Чыршы бәйрәмнәре гөрли (ФОТОЛАР)
Бүген Мурзин урамы, 18 нче йорт ишегалдында узган бәйрәмдә олысы-кечесе шау-гөр килде. Матур итеп бизәлгән чыршы янына әти-әниләр, әби-бабайлар һәм балалар күпләп җыелган иде. Алар бергәләшеп яңа ел тамашасында катнашты: саф һавада биеде-җырлады, шигырь сөйләде.
Әлеге күңелле тамашаны үз микрорайонында яшәүчеләр һәм кунаклар өчен 5нче ТОС оештырган иде.
Салкын булуга...

Салкын булуга карамастан, халык рәхәтләнеп күңел ачты. Соңыннан Кыш бабайдан мандарин, татлы бүләкләр алып, күтәренке кәеф белән җылы өйләренә таралышты алар.
Зилә Мөдәррисова тексты һәм фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев