Лениногорск ТОСлары дәүләт грантына ия булды (фотолар)
11 август көнне Казан Ратушасында Татарстанда елның иң яхшы Территориаль иҗтимагый үзидарәләре бүләкләделәр. Анда Лениногорскиның сигез ТОСы катнашты. Дәрәҗәле дипломнарны Республика Премьер-министр урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, "Татарстан муниципаль берәмлекләре советы" ассоциясе Минсагыйть Шакиров тапшырды. Бүләкләү тантанасында Татарстан Президенты Аппаратының территорияләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Нефедов та катнашты. Искәртеп үтик:...
11 август көнне Казан Ратушасында Татарстанда елның иң яхшы Территориаль иҗтимагый үзидарәләре бүләкләделәр.
Анда Лениногорскиның сигез ТОСы катнашты. Дәрәҗәле дипломнарны Республика Премьер-министр урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, "Татарстан муниципаль берәмлекләре советы" ассоциясе Минсагыйть Шакиров тапшырды. Бүләкләү тантанасында Татарстан Президенты Аппаратының территорияләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Нефедов та катнашты.
Искәртеп үтик: шәһәрнең 7нче, 11нче, 12нче ТОСлары - II дәрәҗә, 1нче һәм 3нче ТОС - III дәрәҗә, 4нче, 5чне, 9нчы ТОСлар - IV дәрәҗә Дипломнары белән бүләкләнде.
Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев