Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск яшьләре оешмалары чисталык яклы (фотолар)

Шәһәрнең парк-скверларында еш кына җыештырып йөрүче яшьләрне очратырга була. Югыйсә, санитар көн дә, шимбә өмәсе дә түгел. Баксаң, аларның туган шәһәрне чистарту акциясенә кушылып, "Чиста шәһәр үзеңнән башлана" дигән муниципаль конкурста катнашулары икән. Иҗтимагый оешмаларның үзләренә беркетелгән территорияләре бар, алар шунда чыгып, чүпләрне җыештыра. Бу арада агачлардан коелган яфраклар да...

Шәһәрнең парк-скверларында еш кына җыештырып йөрүче яшьләрне очратырга була. Югыйсә, санитар көн дә, шимбә өмәсе дә түгел. Баксаң, аларның туган шәһәрне чистарту акциясенә кушылып, "Чиста шәһәр үзеңнән башлана" дигән муниципаль конкурста катнашулары икән.

Иҗтимагый оешмаларның үзләренә беркетелгән территорияләре бар, алар шунда чыгып, чүпләрне җыештыра. Бу арада агачлардан коелган яфраклар да чүп күләмен арттырырга "булыша". Аңа карап кына зарланучы юк, яшьләр туган шәһәребездә чисталык булсын дип, активлык күрсәтә.

Яшьләр чисталык мәсьәләсенә җитди карыйлар, башкарган эшләрен төшергән фотоларга караганда шулай дип аңларга мөмкин. Ә фотога төшерү кирәк, чөнки ул конкурсның бер шарты булып тора. Фотолар исә ВКонтакте челтәрендәге "Чиста шәһәр" төркеменә "эленә". Пластик шешәләрне һәм кәгазьләрне аерым җыялар икән. Яшьләр парламенты вәкилләре, беренчеләрдәнбулып, пластик предметлар җыярга тотынганнар.

  • Яшьләр парламенты укудан, имтиханнан бушаган арада, территориябезне - "Яшьлек" паркын чиста тотар өчен вакыт таба. Эшләгәннән соң кәефләр дә күтәрелә. Әлбәттә, конкурста призлы урынга өметләнәбез, - ди парламент вәкиле Рамил Габитов. Әлегә иң күп макулатура җыючылар, мөгаен, психологик үзәк волонтерладыр. Серне белер өчен күп калмады, конкурс 30 октябрьдә төгәлләнәчәк. Җиңүчеләр өч номинациядә билгеләнәчәк. Районыбыз яшьләре чисталык яклы, ә сез? Розалия Мостафина

  • фото: "Чистый город" төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев