Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида «Автоледи — 2024» конкурсы узды (+ фотолар)

Лениногорскида төрле яшьтәге хатын-кызлар арасында «Автоледи — 2024» конкурсы үткәрелде.

Конкурста катнашырга теләк белдереп хатын-кызлар 11 нче гимназиягә җыелды. Анда компьютер аша конкурсның теория өлешен бирде. Барлыгы тест формасында 20 сорау булса, аларга җавап бирер өчен дә 20 минут кына бирелгән иде. 

Теоретик өлеш тәмамлангач, хатын-кызларыбыз ДОСААФка юл алды. Анда практик өлешне тапшырды. Машина белән эстакаданы үтү, парковкага кую, гаражга керү кебек биремнәрне үтәде алар. 

Нәтиҗәдә, конкурсның муниципаль этабында хатын-кызлар арасында I урынны Алинә Галимова яуласа, II нче урынны Юлия Смолягина, III нче урынга Гүзәл Галимова лаек булды.

Җиңүче, ягъни беренче урынны яулаган Алинә Галимова быел да Казан шәһәренә барып шәһәребезнең данын яклап кайтачак. Теге елны ул 10 нчы урынга лаек булган иде. Бу хакта язып та чыккан идек. Алинәгә уңышлар һәм җиңүләр телибез. 

Рамия Гарифуллина, автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев