"Яшел гүзәлләрне" әлегә бер җирдә - базар янында саталар. Базарга Гагарин урамы буйлап килгәндә, күренә алар. Чыршы сатучылар берьюлы берничә төшкә баскан. Аларны безгә Ульяновск ягыннан алып килгәннәр.
- Берничә көн элек сата башладык. Халык әкрен генә ала, менә иртән икене алып киттеләр. Төш вакытында кеше күбрәк, кич белән дә...
"Яшел гүзәлләрне" әлегә бер җирдә - базар янында саталар. Базарга Гагарин урамы буйлап килгәндә, күренә алар. Чыршы сатучылар берьюлы берничә төшкә баскан. Аларны безгә Ульяновск ягыннан алып килгәннәр.
- Берничә көн элек сата башладык. Халык әкрен генә ала, менә иртән икене алып киттеләр. Төш вакытында кеше күбрәк, кич белән дә шактый кеше килеп, бәяләрен булса да сорашып китә, - диде чыршы сатучылар.
Чыршының бәясе аның биеклегенә карап, билгеләнә икән. Бер метрлысы 300 сум һәм югарырак. Якын көннәрдә шәһәрдә чыршы сату нокталары артырга тиеш.
Зилә Мөдәррисова фотолары
Нет комментариев