Шәһәрдә бүген, ягъни 29 сентябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәләренең беренчесе узды.
Ярминкәнең яңа урында, "Юбилейный" паркында үтүе үзенчәлеге булып торды.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шәхси хуҗалыклар азык-төлек алып килгән.
Халык күбрәк ит белән бәрәңге алды. Сыер итенең килограммы 280 сумнан саттылар, бәрәңге 12-14 сумнан иде.
Кәбестә 7, суган 12 сум белән сатылды....
Шәһәрдә бүген, ягъни 29 сентябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәләренең беренчесе узды.
Ярминкәнең яңа урында, "Юбилейный" паркында үтүе үзенчәлеге булып торды.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шәхси хуҗалыклар азык-төлек алып килгән.
Халык күбрәк ит белән бәрәңге алды. Сыер итенең килограммы 280 сумнан саттылар, бәрәңге 12-14 сумнан иде.
Кәбестә 7, суган 12 сум белән сатылды.
Шулай ук аграр предприятиеләр бөртеклеләр дә алып килгән. Сатып алучылар алар янында да күренде.
Шәһәрнең иҗат коллективлары "Юбилейный" паркы сәхнәсендә салкын һава торышын үзләренең дәртле җыр-моңнары белән җылытты.

Розалия Мостафина фотолары
Нет комментариев