2018-2022елларда "Юбилейный" паркының икенче чираты, "Яшьлек" паркы һәм Камышлы елгасы, "Мәхәббәт паркы, Камышлы елгасындагы буа (Камышлы ягында беренчесе) , Ленин проспектындагы җәяүле юлы, Горький исемендәге парк ны (Урман паркы) төзекләндерү планлаштырылган. Бу исемлек тулыланырга мөмкин. Шул максаттан, җирле администрация, халыкның фикерен белү өчен, тавыш бирү оештыра. Исемлектә Шөгер паркы, кара...
2018-2022елларда "Юбилейный" паркының икенче чираты, "Яшьлек" паркы һәм Камышлы елгасы, "Мәхәббәт паркы, Камышлы елгасындагы буа (Камышлы ягында беренчесе) , Ленин проспектындагы җәяүле юлы, Горький исемендәге парк ны (Урман паркы) төзекләндерү планлаштырылган. Бу исемлек тулыланырга мөмкин. Шул максаттан, җирле администрация, халыкның фикерен белү өчен, тавыш бирү оештыра. Исемлектә Шөгер паркы, кара ротонда, 7нче микрорайон, Пеньковое озеро бар.
Тавыш бирү өчен, http://leninogorsk.tatarstan.ru/rus/oprosparki.htm ссылкасы буенча керергә кирәк. Яисә Лениногорск муниципаль районы сайтына керегез, өстәге "Обратная связь" бүлеген ачып, "Опрос общественного мнения" дигәненә кереп, тавыш биегез. Сез сайлаган төзекләндерү объекты исемлектә булмаса, урыны бар - языгыз, аннан астарак крсәтелгән саннарны да тутырырга кирәк. Шуннан соң, "Отправить" дигәненә басыгыз, "Тавышыгыз исәпкә алынды" дигән язу чыгачак.
Нет комментариев