Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскиның яшь гражданнары паспортлы булды

Районда 14 яше тулган һәр яшь кешегә паспортларны тантаналы шартларда тапшыру традициясе дәвам итә. 12 декабрьдә- Россия Конституция көнендә илебезнең яшь гражданнарына тапшыру тантанасы булды. Шәһәрнең Никахлашу Сараенда егерме ике укучы үзләренең беренче мөһим документларын- паспортларын алдылар. - Сезнең алда хәзер бик күп мөмкинлекләр ачылды. Ләкин шуның белән бергә дәүләт...

Районда 14 яше тулган һәр яшь кешегә паспортларны тантаналы шартларда тапшыру традициясе дәвам итә.
12 декабрьдә- Россия Конституция көнендә илебезнең яшь гражданнарына тапшыру тантанасы булды. Шәһәрнең Никахлашу Сараенда егерме ике укучы үзләренең беренче мөһим документларын- паспортларын алдылар.
- Сезнең алда хәзер бик күп мөмкинлекләр ачылды. Ләкин шуның белән бергә дәүләт алдындагы җаваплылыгыз бермә-бер артты. Мин сезгә илебезнең лаеклы гражданнары булуыгызны телим, - диде башкарма комитет рәисе урынбасары Владимир Друк паспорт алучыларны котлап.
Тәбрикләү сүзләре белән эчке эшләр бүлегенең миграция сораулары буенча бүлек башлыгы Лилия Юнысова, "Яшь гвардия" әгъзасы Юля Казакова чыгыш ясадылар.
Шулай ук мәдәни һәм иҗади өлкәдә уңыш казанган уналты егет-кызлар бу истәлекле көнне район башлыгы стипендиясен алу бәхетенә иреште.
Бәйрәм чарасын "Надежда" ветераннар хоры һәм Ләйсән Рахманова чыгышы дәвам итте.
Зилә Мөдәррисова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев