Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

“Маркс” хуҗалыгында малларны яхшы тукландыргач, сөт арткан (семинардан фотолар)

Районыбызның "Маркс" хуҗалыгында (Куакбаш) терлекчелеккә кагылышлы семинар-киңәшмә узды. Анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов, хуҗалык җитәкчеләре, зоовет белгечләр, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, идарә начальнигы Илнур Шәймарданов катнашты. "Маркс" хуҗалыгында мөгезле эре терлекләрне сыйфатлы ашату үзенең нәтиҗәсен биргән, сөт арта башлаган. Шулай ук таналар үстерү эшчәнлеген дә нәтиҗәле алып баралар. Семинарда катнашучылар...

Районыбызның "Маркс" хуҗалыгында (Куакбаш) терлекчелеккә кагылышлы семинар-киңәшмә узды.


Анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов, хуҗалык җитәкчеләре, зоовет белгечләр, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, идарә начальнигы Илнур Шәймарданов катнашты.

"Маркс" хуҗалыгында мөгезле эре терлекләрне сыйфатлы ашату үзенең нәтиҗәсен биргән, сөт арта башлаган. Шулай ук таналар үстерү эшчәнлеген дә нәтиҗәле алып баралар.

Семинарда катнашучылар терлекчелек фермаларында булып, малларны ашату рационы белән таныштылар, симертү бүлегендә хөр үгезләрне күреп, сокландылар.

Киңәшмә мәдәният йортында дәвам итте. Биредә терлекчелек буенча 11 айга нәтиҗә ясалды.

Мәкаләнең тулы вариантын "Заман сулышы"ның киләсе санында укыгыз.

Розалия Мостафина тексты һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев