Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Районда халык җыеннары башланды: Яңа Чыршылыларны ни борчый?

Дүшәмбедән районыбыз авылларында халык җыеннары, очрашулар башланды. Аның беренчесе Яңа Чыршылы җирлегендә үтте. Анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов, шәһәрдән төрле служба вәкилләре, авыл халкы катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Шамил Җиһаншин үз чыгышында җирлектә булган проблемаларны атады, аның беренчесе - күпкатлы йортларда канализация мәсьәләсе. Ул тиешле эшләсен өчен коммуналь түләүләрдән җыелган...

Дүшәмбедән районыбыз авылларында халык җыеннары, очрашулар башланды. Аның беренчесе Яңа Чыршылы җирлегендә үтте.


Анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов, шәһәрдән төрле служба вәкилләре, авыл халкы катнашты.

Авыл җирлеге башлыгы Шамил Җиһаншин үз чыгышында җирлектә булган проблемаларны атады, аның беренчесе - күпкатлы йортларда канализация мәсьәләсе. Ул тиешле эшләсен өчен коммуналь түләүләрдән җыелган акча гына җитми икән, монда иң четереклесе: әлеге септик-канализация җирлек балансында тормый, республика программасында да катнашыр өчен проект-смета документациясе кирәк, ди Шамил Җиһаншин.

Район җитәкчелегеннән ярдәм сорады. Җыенда катнашкан район башлыгы Рәгать Хөсәенов бу мәсьәлә белән таныш, хәл итү юлы турында уйлыйбыз, районда өч авыл җирлегендә: Ивановка, Яңа Чыршылы, Писмәндә шундый проблема әлегә бар, ди.

Авылда эшләнгән эшләр дә байтак. Халыктан җыелган үзара салым акчасына узган ел Яңа Чыршылының Лесная урамының бер өлешенә һәм Сергеевкадагы (Яңа Чыршылы җирлегенә берничә авыл керә) Центральная урамына вак таш җәелгән.

Үзара салымны кеше башыннан 100 сум итеп җыйганнар. Хөкүмәттән дүртләтә артып кайткан сумманың бер өлешен кыш көне урамнарны кардан чистартуга да тотканнар.

Башлангыч мәктәп-бакча янындагы юлга тигез булмаган өслек ясалып, юл билгеләре куелгач, хәзер машиналар выжылдап узып китмичә, юл кагыйдәләрен саклап йөриләр икән. Бу мәсьәлә 2016 елдагы җыенда күтәрелгән иде, уңай якка хәл ителүе яхшы булган.

- Узган ел Заречная урамындагы чокырларны ямау эше башкарылды. Шул ук урамда газ линияләре буялды. Алешкинода нефтьчеләр ярдәмендә суүткәргечләргә ремонт ясалды. Бу эш әле тәмамланмады, яз көне тагын керешәчәкбез, - ди авыл башлыгы.

Мәкаләнең тулы вариантын "Заман сулышы" газетында укыгыз

Розалия Мостафина

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев