Район башлыгы Рәгать Хөсәенов “Подписка бүләк ит!” акциясенә беренче булып кушылды
Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, беренчеләрдән булып, "Подписка бүләк ит!" акциясенә кушылды. Хәзерге вакытта 2018 елның беренче яртыеллыгына матбугатка язылу кампаниясенең кызу чагы. Әлеге чарадан шәһәр һәм район депутатлары, район башлыгы Рәгать Хөсәенов та читтә калмый. Узган язылу чорында шәһәр мэры ветераннарга подписка бүләк итсә, бу юлы игелекле...
Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, беренчеләрдән булып, "Подписка бүләк ит!" акциясенә кушылды.
Хәзерге вакытта 2018 елның беренче яртыеллыгына матбугатка язылу кампаниясенең кызу чагы. Әлеге чарадан шәһәр һәм район депутатлары, район башлыгы Рәгать Хөсәенов та читтә калмый. Узган язылу чорында шәһәр мэры ветераннарга подписка бүләк итсә, бу юлы игелекле эшне күпбалалы һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен эшләде.
Киләсе ел башыннан шәһәрдә яшәүче Марисовлар, Бикбовлар, Бәдгетдиновлар гаиләсенә "Заман сулышы", "Лениногорские вести" газетлары, шулай ук республика газет-журналлары да киләчәк.
-Хәзерге вакытта законнар көн саен үзгәреп тора, бу өлкәдә сезнең кебек күп бала тәрбияләүче гаиләләргә һәрвакыт хәбәрдар булып торырга кирәк. Мәгълүматны район һәм республика газетларыннан таба аласыз, - ди Рәгать Галиәгъзамович. - Сезнең хәлне бик яхшы аңлыйбыз. Балаларны да киендерергә, дәвалауга да, коммуналь хуҗалыкка да чыгымнар күп сорала. Мондый вакытта ярдәм бик кирәк. Балалар үстерүгә, тәрбияләүгә күп көч сарыф итәсез, ләкин бу көч өчен киләчәктә горурланып яшәргә булсын. Гаиләгез, балаларны кайгыртуыгыз өчен рәхмәт әйтәм, - ди ул.
Үз чиратында гаиләләр мондый зур бүләк ясаулары өчен, үзләрен онытмаулары өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев