Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Тимәш авылында тротуар салалар (фотолар)

Тимәш халкы авыл уртасынан узучы юл кырыенда тротуар юклыктан бик нык интекте. Быел аларны юллы итәргә җыеналар, бүген анда бик кызу эш бара. Бу проблема әлеге авыл халкын күптән борчый иде. Ниһаять боз кузгалган, бүген Утыз Имәни исемен йөртүче әлеге урамда эш бара. -Тротуар машина юлы белән тоташкан булганга, аны...

Тимәш халкы авыл уртасынан узучы юл кырыенда тротуар юклыктан бик нык интекте. Быел аларны юллы итәргә җыеналар, бүген анда бик кызу эш бара.


Бу проблема әлеге авыл халкын күптән борчый иде. Ниһаять боз кузгалган, бүген Утыз Имәни исемен йөртүче әлеге урамда эш бара.

-Тротуар машина юлы белән тоташкан булганга, аны 20 сантиметрга биегрәк итеп ясыйбыз. Проект буенча, аның култыксалары да булырга тиеш иде, әмма бердәм фикергә килеп, мәсьәләне башкача хәл иттек. - ди авыл башлыгы Рафаэль Сираев.

Тимәштә быел зур эшләр шактый башкарыла. Юллар белән беррәттән, баганалардагы утларны алыштыру белән дә шөгыльләнәләр. Урам баганаларына җитмеш җиде өр-яңа заманча светильник куелачак.

Тимәштә башкарылучы эшләр белән Зилә Мөдәррисова танышып кайтты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев