Зәй-Каратай авылы мәктәбендә тирә-күрше авыл мәктәбе укучыларын да җыеп җиңел атлетика кроссы үткәрделәр. Әлеге чара мәктәпнең 100 еллык юбилеена багышланды, мәктәп коллективы, авыл җирлеге һәм читтән кайткан авылдашлар тарафыннан оештырылды.
Мәктәп укучыларын йөгерештә ярыштыруны шушы авылда туып үскән, СССРНың спорт мастеры Тәгъзим Барый улы Маннанов тәкъдим иткән. Аларның быел әлеге...
Зәй-Каратай авылы мәктәбендә тирә-күрше авыл мәктәбе укучыларын да җыеп җиңел атлетика кроссы үткәрделәр. Әлеге чара мәктәпнең 100 еллык юбилеена багышланды, мәктәп коллективы, авыл җирлеге һәм читтән кайткан авылдашлар тарафыннан оештырылды.
Мәктәп укучыларын йөгерештә ярыштыруны шушы авылда туып үскән, СССРНың спорт мастеры Тәгъзим Барый улы Маннанов тәкъдим иткән. Аларның быел әлеге мәктәпне тәмамлауларына 50 ел икән. Әйдәгез, очрашуны мәктәптә берәр чара үткәреп оештырабыз, дип сөйләштек, ди. Ярышларның башыннан ахырына кадәр җитәкчелек итте ул. Җиңүчеләргә медаль, грамота һәм бүләкләрне дә үзе алып кайткан.
-Бүгенге нәтиҗәләрегез начар түгел. Арагызда матур гына йөгерүчеләр бар. Киләсе елга бу нәтиҗәләрне яхшыртырсыз, дип ышанып калам. Тырышыгыз, тырышсаң, барысына да ирешеп була, диде ул.
Кросста Зәй-Каратай, Куакбаш, Түбән Чыршылы мәктәбе укучылары катнашты. Призлы урын алучылар арасында өч мәктәп укучылары да бар.
Тулырак язманы "Заман сулышы"газетының киләсе саннарыннан укыгыз.
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев