ЮЛ ИМИНЛЕГЕ
-
Лениногорскида “Игътибар, балалар!” рейды нәтиҗәләре
Юлларда балалар катнашындагы аварияләр борчу тудыра. Кагыйдә бозучыларны ачыклау, һәлакәтләрне профилактикалау ЮХИДИ инспекторларының даими контролендә тора.
-
Күрше районда җиңел машина, җәяүлене бәрдереп, торак йортка килеп бәрелгән, шоферы үлгән
Җиңелчә тән җәрәхәтләре алган җәяүлегә Үзәк район хастаханәсендә медицина ярдәме күрсәткәннәр.
-
Исерек хәлдә рульгә утырып, җилдереп килергә уйлаган
Җәяүлеләр рәте тулылануын дәвам итә. Шушы көннәрдә тагын бер руль артына салмыш хәлдә утырган ир кеше, машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм калды.
-
Зеленая Рощада Яңа Иштирәккә баручы ир-атны бәрдерәләр
Узган атнада Зеленая Роща авылында кеше гомере өзелүгә китергән юл-транспорт һәлакәте булды.
-
Хәмер капкач үзен автоузышчы булдым дип уйлаган
Хәмер капкан кешенең үзен пәһлевандай көчле һәм бар нәрсәгәдә сәләтле итеп тоя башлавы сер түгел. Бәкердә яшәүче бер ир кеше белән дә нәкъ шулай килеп чыккан. Шактый гына исерткеч эчемлек кулланганнан соң, ул руль артына утырып сәяхәткә чыккан.
-
Бәкердә яшәүче исерек хәлдә юл-транспорт һәлакәте китереп чыгара
Бәкердә яшәүче бер ир кеше шактый гына исерткеч эчемлек кулланганнан соң, ул руль артына утырып сәяхәткә чыккан.
-
Лениногорскида юл-транспорт нәтиҗәсендә бала зыян күрде
Лениногорскида Чайковский урамы, 17 А йорт каршында юл-транспорт һәлакәте булды. Бу хакта Лениногорск ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә.
-
Саламга тотынып судан чыгып булмый
Хәмер, сыра ише исерткеч эчемлекләр кулланып руль артына утыручы, ЮХИДИ инспекторларына эләккәч, үзен аклау өчен ни генә уйлап тапмый.
-
Лениногорск ЮХИДИ инспекторлары "Җәяүле" рейды үткәрде
Юлда йөргәндә бәлага юлыкмас өчен җәяүле кеше үзе дә кагыйдәләрне бозмаска тиеш. Үз сәламәтлегең турында кайгыртуны бары тик машина йөртүчеләргә генә йөкләп калдыру олы фаҗигалар тудыра.
-
Исерек килеш сәяхәт итүнең нәтиҗәсе (Лениногорскида исерек хәлдә машина йөртүче турында)
Исерткеч эчемлек кулланып руль артына утыруны берничек аклап та, бернинди сәбәп белән аңлатып та булмый. Мондый очраклар өчен кыска һәм катгый бер аңлатма бар: исерек килеш рульгә тотынучы - җинаятьче!
-
Муниципаль районда 6 ай эчендә 24 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Мэриянең утырышлар залында Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды.
-
Юл билгесенә игътибарсызлык бала имгәнүгә китергән
Лениногорск –Чирмешән юлында булган юл-транспорт һәлакәтендә бала имгәнгән.
-
Күрше районда такси һәм җиңел машина бәрелешкән, дүрт кеше зыян күргән
Зыян күрүчеләрне хастаханәгә озатканнар.
-
Россиядә транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен җәза катгыйландырылды
Россия Президенты Владимир Путин транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен җәзаны катгыйландыру турындагы законны имзалады.
-
Россиядә рөхсәт ителгән тизлекне сәгатенә 150 чакрымга кадәр арттырырга мөмкиннәр
ЮХИДИ юлның кайбер участокларында рөхсәт ителгән тизлекне сәгатенә 150 чакрымга кадәр арттыру мөмкинлеген карый.