Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Тимәш авылында туктатылган үсмер питбайкерның йөртү хокукы да булмаган

Аз гына җылытып, юллар ачыла башлауга питбайк-мотоциклчылар да дәррәү куба башлый.

Лениногорск юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре тарафынан шушындый тизлек яратучылар да тоткарлана башлады.

Алар арасында балигъ булмаган яшьтәге һәм йөртү хокукы бөтенләй булмаучылар булуы аеруча борчылдыра торган хәл. Әмма узган еллар күрсәткәнчә, питбайкерлар юл хәрәкәте иминлеге һәм хокук кагыйдәләренә еш кына бармак аша  карыйлар. 

Тимәш авылы юлында туктатылган питбайк йөртүче шундыйлар исәбенә керә.  Балигъ булмаган үсмер авылның  Утыз Имәни урамындагы 126 нчы йорт янында юл-патруль хезмәте Дәүләт автоинспекциясе инспекторлары тарафыннан  туктатылган.

Үсмер бала  питбайкка транспорт чаралары белән идарә итәргә хокукы булмаган килеш утырган. Яшь хокук бозучыга карата РФ Административ кодексы  12.7 маддәсенең 1 өлеше буенча административ беркетмә төзелде. Әлеге хокук бозу өчен 5 меңнән 15 мең сум күләмендә штраф каралган.

Бу факт буенча мәгълүмат, балигъ булмаган яшүсмернең законлы вәкилләренә карата чаралар күрү өчен, балигъ булмаганнар эшләре бүлегенә җибәреләчәк. 

Лениногорск Дәүләт автоинспекциясе ата-аналарга мөрәҗәгать итә: машина йөртү таныклыгы булмаган затларның гомуми файдаланудагы юлларга чыгуы үлем куркынычы тудыра. Балаларның мототехника белән идарә итүенә юл куймагыз.  Балаларыгызның гомере һәм сәламәтлеге өчен сез җаваплы!

фото: ГАИ бүлегеннән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев