Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск районында исерек машина йөртүче белән бәйле юл-транспорт һәлакәте килеп чыкты

Кичә, 18 мартта 22:30 сәгатьтә Лениногорск полициясенең дежур часте кюветта автомобиль дигән хәбәр килеп ирешә.

Һәлакәт урынына чыккан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре «Әлмәт-Лениногорск» автоюлының 41 нче чакрымында авария булуын ачыклаган. «УАЗ Патриот» автомобиле йөртүчесе идарә итүне югалтып, юл читенә төшеп киткән.

Лениногорск автоинспекторлары 1974 елгы ир-атта исереклек билгеләрен ачыклаган. Алкотектор ярдәмендә тикшерү нәтиҗәләре сулаган һавада 1.174 мг/л концентрациядә спирт микъдарын күрсәткән (рөхсәт ителә торган норма 0.16 мг/л). 

Машина йөртүче әлеге нәтиҗә белән ризалашкан. Хокук бозучыга карата Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексының 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча административ беркетмә  төзиләр.


 Соңгы карарны Лениногорск шәһәр суды кабул итәчәк. Шоферга 45 мең сум административ штраф билгеләргә  һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан ел ярымнан ике елга кадәр мәхрүм итәргә мөмкиннәр. 

Автомобиль махсус штрафстоянкага урнаштырылган, йөртүче зыян күрмәгән. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев