Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида хезмәткәрләре юл иминлеге кагыйдәләрен бозучы оешмаларны ачыкладылар

Лениногорскиның кайбер хезмәт оешмалары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу буенча тискәре рекорд ясаган.

Юлларда иң күп хокук бозуларга юл куйган, машина йөртүче хезмәткәрләре тарафыннан  38 кабат юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән хезмәт оешмасы – «Альянс» НТК җәмгыяте.

Юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен бозу белән аерылып торучылар арасында «Атлантик» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте машина йөртүчеләре дә бар.  Лениногорск Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре бу җәмгыять вәкилләре тарафыннан 12 хокук бозу очрагын теркәгәннәр.

 Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан чыгып, республика Хөкүмәт комиссиясе 2025 елда машина йөртүчеләре ешрак җаваплылыкка тартылган оешмалар исемлеген тәкъдим итте. Бу – Татарстан юлларында хокук бозучыларга йогынты ясауның яңа ысулы. 

Республика Министрлар Кабинетында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышы булды. Аның рәисе Шамил Гафаров юл-транспорт һәлакәтләре һәм аларда зыян күрүчеләр саны артуга борчылуын белдерде. Комиссия узган ел машина йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен еш бозган өчен җаваплылыкка тартылган оешмаларның исемлеген әзерләде. Мондый тискәре рекорд куючылар исемлегенә Татарстан шәһәрләре һәм районнарындагы 82 оешма кергән, алар 18 меңнән артык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга юл куйган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев