Лениногорскида машинасына ялган дәүләт номерлары куйган шоферны тоткарлаганнар
Берничә маддә буенча җинаять эше кузгатыла.
Лениногорск Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юлларда тикшерүләр уздырганда, Audi A5 машинасын тукталар. Руль артында 1993 елгы шофер була.
Тикшерү барышында транспорт чарасына ялган дәүләт номерлары куелганы ачыклана. Өстәвенә, аңарда исерү билгеләре дә күренгән. Ачыкланганча, шофер наркотик исерү халәтендә булган.
ДАИ хезмәткәрләре мәгълүматлар базасын карагач, әлеге шоферның машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгәнен ачыклыйлар.
Шоферга карата җинаять эше кузгатылган. Автомобиль махсус тукталышка озатылган.
Мәгълүмат һәм фото: Лениногорск автоинспекция бүлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев