Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскилы ир-ат йөртү таныклыгын кулына төшерүгә исерек килеш рульгә утырган

Лениногорскиның Мир урамында 29 мартта юл-транспорт һәлакәте булган.

Иртәнге сәгать 5 тулырга 15 минутта шушы урамнан «Киа Рио» автомобиле парковкада торган «Киа Спектра »автомобилен бәрдергән. Руль артында утыручы 1987 елгы ир-ат куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм аны киметүнең чараларын күрмәгән.

Һәлакәт урынына килгән дәүләт автоинспекциясе инспекторлары шофёрның исерек хәлдә булуын раслаган. Тикшерү нәтиҗәсе аның 1 литр сулышында 0.876 миллиграмм алкоголь булуын ачыклаган.

Тикшерү барышында ачыкланганча, чит кеше машинасын бәрдерүче йөртү хокукыннан мәхрүм ителү срогын үтеп, бер атна элек кенә правасын кулына алган булган. 

Хокук бозучының автомобилен тартып алынган һәм махсус стоянкага урнаштыралар. Исерек килеш рульгә кабат
утыручыга хәзер РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы яный, дип хәбәр итә Лениногорск Дәүләт автоинспекциясе.

 

Фото: Исламия Галимова, архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев