Район тормышы
-
Карагай авылы балалары мәчеткә экскурсиягә барган
"Карагай авылы балалары белән авыл мәчетендә булып кайттык", - дип хәбәр итә Карагай мәдәният йорты социаль челтәрдә.
-
Рәшидә апа Ихсановага – 95 яшь
20 август көнне Урдалы авылының иң олы кешесе Рәшидә апа Ихсановага 95 яшь тулды.
-
Мөэмин-Каратай балалары экологик сәяхәттә булдылар
Мөэмин-Каратай авылы китапханәсе "Челтерәп аксын чишмәләр" дип исемләнгән экологик сәяхәт оештырды.
-
Федотовкада "Күңелле стартлар" узды
Федотовкада традицион рәвештә уза торган “Күңелле стартлар” турнирының быел кечкенә генә юбилее булды. Ул унынчы мәртәбә үткәрелде.
-
Яңа Иштирәклеләр “Җырлыйк әле” тапшыруында катнашканнар
Лениногорск районыннан бер төркем иҗат кешеләре “Яңа гасыр” каналында чыгып килә торган “Җырлыйк әле” тапшыруында катнашып кайттылар.
-
Сугышлы авылында балалар өчен каникуллар кызык үтә
Асфальтта рәсем ясау - мавыктыргыч шөгыль генә түгел, ә әйләнә-тирә дөньяны танып белү....
-
Кирлегәч авылында сыйныфташлар очрашуы үткән (+фотолар)
Очрашу урынын үзгәртмичә,"Изгеләр талы"янына җыелып, самовар чәйләре эчеп, догалар кылып, җәйнең кызуын да тоймыйча аралашып, күңел ачып алдык әле, дип яза үзенең ВКонтакте шәхси битендә Әлфия апа Магизянова – Галимова.
-
Урдалы авылы мәчетендә быел беренче тапкыр лагерь оештырылды (+фотолар)
Урдалы авылы мәчетендә быел беренче тапкыр балалар өчен лагерь оештырылды. 14 бала дини-әхлак дәресләре белән бергә төрле кызыклы, файдалы шөгыльләр алды, бер-берсе белән аралашты. Лагерьда булган көннәр алар күңелендә якты хатирә булып калгандыр.
-
Иске Шөгер авылында парк зонасы барлыкка киләчәк
Иске Шөгер авылы халкы биергә, җырларга әзерләнә торсын, чөнки тиздән авылда урамда сәхнә барлыкка киләчәк, алай гына да түгел, балалар мәйданчыгы һәм футбол мәйданчыгы булган бик матур, башка авылларда күренмәгән, авыл халкы өчен бик шәп урын, ял итү зонасы сафка басачак.
-
Районда, Зеленая Роща бүлекчәсендә эретмә үзәген кулланылышка тапшырдылар
Аграрийлар авыл хуҗалыгы культураларын яфрактан тукландыру һәм кырларда корткычлардан, чүп үләннәреннән саклау чараларын күрү өчен ясалган эретмә үзәкләреннән файдаланалар.
-
Куакбаш балалары ачык һавада - китаплар "болынында"
Куакбаш авылы балалары каникулны файдалы үткәрә.
-
Югары Чыршылы авылында шәҗәрәләр бәйрәмендә карендәшләр, ырудашлар очрашты (+фотолар)
Районбызның Югары Чыршылы авылы “Шәҗәрәләр бәйрәме”н гөрләтте. Авылга 7-8 ел кайтмаган авылдашлар кайтты, туганнар бергә җыелды, Сабантуй уеннары оештырылды, кичке уеннар үтте, кичен күктә салют балкыды.
-
Юлтимер авыл җирлегендә дүрт буын туганнар бергә очрашты
Юлтимер авылында Зиатдиновлар гаиләсе туганнар белән очрашу уздырдылар, туганлык җепләре тагын да ныграк бәйләнде.
-
Шөгер авылының хөрмәтле кешесе - Сәрия Төхвәтуллина
Дөнья булгач,төрле хәлләр бар, берәү туа, берәү тормышы белән бәхилләшә. Нәкъ менә шул бәхилләшкән кешенең, күңел төшенкелегенә бирелеп калган якыннары, ата-анасы, балаларына төрле яклап ярдәм кулы сузган кешеләр – Ходай Тәгалә тарафыннан өсләренә аерым бер изге вазыйфа йөкләтелгән кешеләр алар, минемчә.
-
Федотовка авылында "Питрау" бәйрәме үткәрелде (+ фотолар)
12 июль көнне Федотовка авылын Мәдәният йорты каршында "Питрау" бәйрәме үткэрелде.