Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Мичурин авылында яңа фельдшерлык-акушерлык пункты төзелеше тәмамланды

Төзелеш эшләре тулысынча тәмамланды.

Лениногорск үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Мичурин авылында яңа ФАП  бинасы “Сәламәтлек саклау” илкүләм проектының беренчел звеноны модернизацияләү программасы буенча төзелде. 

Яңа ФАП Совет урамында урнашкан. Бинаның  эчке ягында чиста, яңа сантехника урнаштырылган, электрүткәргечләр сузганнар. Шулай ук мебельләр дә кайтарганнар. Яңа ФАПта кабул итү бүлмәсе, процедура ясау бүлмәсе, санузел урнашкан. 

Мичурин авылында медпунктта  Ольга Григорьева эшли. Ул Мичуринда 200дән артык кешегә хезмәт күрсәтә, шулай ук Кирлегәч авылы да аның карамагында.

-    Объект тулысынча тапшырылырга әзер. Язгы чорда территория яшелләндереләчәк. Хәзерге вакытта документлар әзерләнә һәм Яңа ел алдыннан   ФАПның ачылуына өметләнәбез,  - дип сөйләде баш табибның хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Марсель Хәйров.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев