Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

1 гыйнварда планета халкы исәбе 7,444 млрд кеше булачак

Киләсе елның гыйнварында һәр секундта дөньяга 4,3 бала туачак, 1,8 кеше - үләчәк. 1 гыйнварда Җир халкының исәбе 7 444 443 881 кешегә җитәчәк дип фаразлана. Бу хакта АКШ Халык санын алу бюросы белдерде, дип хәбәр итә "ТАСС". "Киләсе елның гыйнварында һәр секундта дөньяга 4,3 бала туачак, 1,8 кеше -...

Киләсе елның гыйнварында һәр секундта дөньяга 4,3 бала туачак, 1,8 кеше - үләчәк.

1 гыйнварда Җир халкының исәбе 7 444 443 881 кешегә җитәчәк дип фаразлана. Бу хакта АКШ Халык санын алу бюросы белдерде, дип хәбәр итә "ТАСС".

"Киләсе елның гыйнварында һәр секундта дөньяга 4,3 бала туачак, 1,8 кеше - үләчәк", - диелгән хәбәрдә.

Галимнәр искәртеп узганча, планета халкы исзбе 7 млрд кешегә 2011 елда җитте һәм фаразлаулар буенча 2050 елга ул 9 млрд кеше тәшкил итәчәк.

21 ноябрьдә iz.ru порталы Кытай халкы исәбе 1.399 млрд тирәсе тәшкил итә дип язган иде. Мондый мәгълүматларны Кытай халык республикасы иҗтимагый куркынычсызлык министрлыгы китергән. Пекин якындагы 3 елда халык 20 млн кешегә артыр дип исәпли. 2020 елга биредә яшәүчеләр саны 1,42 млрд кеше дәрәҗәсендә фаразлана.

Сан буенча икенче урында Индия тора (1,35 млрд кеше), ә өченчедә - АКШ (326,6 млн). Россия бу исемлектә 10-нчы урында - 146,8 млн кеше ( 01.01.2017 гә булган мәгълүматлар).

http://tatar-inform.tatar/

фото:https://go.mail.ru/search_images?fr=chvbm7.1.30&gp=812210&q=%D0%BD%D0%B0%D1%81%D0%B5%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%B8%D0%B5%20%D0%BF%D0%BB%D0%B0%D0%BD%D0%B5%D1%82%D1%8B%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&frm=web#urlhash=6000609814883937562

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев