Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

2018 елдан индексацияләнгән пенсияне эштән китүгә үк алып булачак

"Иминият пенсияләре турында"гы законга төзәтмәләр кертелгәннән соң, киләсе елның 1 гыйнварыннан эшләүче пенсионерлар өчен пенсия исәпләүдә үзгәрешләр көтелә. Бу юлы сөенерлек сәбәп бар. Эштән киткән очракта пенсионерларның акчалары индексацияләнеп, сизелерлек артачак. Бу хакта Татарстан пенсия фонды бүлегенең Вахитов районы бүлекчәсендә әйдәп баручы белгеч Галина Габдерәшитова хәбәр итте. Билгеле булганча, эшләүче...

"Иминият пенсияләре турында"гы законга төзәтмәләр кертелгәннән соң, киләсе елның 1 гыйнварыннан эшләүче пенсионерлар өчен пенсия исәпләүдә үзгәрешләр көтелә. Бу юлы сөенерлек сәбәп бар. Эштән киткән очракта пенсионерларның акчалары индексацияләнеп, сизелерлек артачак. Бу хакта Татарстан пенсия фонды бүлегенең Вахитов районы бүлекчәсендә әйдәп баручы белгеч Галина Габдерәшитова хәбәр итте.

Билгеле булганча, эшләүче пенсионерларга 2016-2017 елларда индексация ясалмады. Шулай да эштән киткән очракта бу акчаларны алу мөмкинлеге бирелде. Моңа кадәр гамәлдә булган закон нигезендә пенсионер эштән киткәч, документларын теркәлү урыны буенча пенсия бүлегенә тапшырганнан соң, индексацияләнгән сумманы бары өч ай узгач кына алырга хокуклы иде. Әйтик, кеше май аеннан эштән китте ди, арттырылган пенсияне бары (июнь, июль, август) сентябрь аеннан гына ала башлаячак. Бу өч ай өчен индексация ясалмый.

2018 елдан яңа закон нигезендә пенсионер эштән китүгә киләсе айдан ук индексацияләнгән пенсия ала башлаячак. Әйтик, май аенда эштән азат ителгән очракта, июнь аенда ук узган ике ел өчен (2016, 2017 еллар) пенсиясен арттырып бирәчәкләр. Суммага килгәндә, бу индексация процентларына һәм һәр кешенең пенсиясе күләменә бәйле. Ничек кенә булмасын, пенсионерларның акчасы сизелерлек артачак, дип ышандыра пенсия фонды хезмәткәрләре.

Тагын бер яңалык бар. Әйткәнебезчә, элек документлар тапшырганнан соң өч айдан соң гына үзгәртелгән пенсия түләнә башласа һәм бу өч ай өчен индексация ясалмаса, хәзер бу кагыйдәгә дә үзгәрешләр кертелә. 2017 елның азагында эштән китүчеләр өчен бу хәбәр аеруча отышлы. Быел индексацияләнү турында карар чыгып өлгермәгән пенсионерлар, 2018 елда өч ай өчен дә индексацияләнгән пенсия алачак. Мәсәлән, 2017 елның ноябрь, декабрендә эштән киткән пенсионерлар быел гамәлдә булган закон нигезендә индексацияләнгән сумманы өч айдан соң, киләсе елда гына алачак.

Яңа закон буенча, аларга пенсия өч ай өчен дә арттырып түләнәчәк. Әйтик, эштән китү вакыты ноябрьдә, индексацияләнгән иминият суммасын түләү турында карар чыккан вакыт - 2018 елның феврале, арттырылган сумманы мартта түләнәчәк. Ә менә бер-ике айга иртәрәк эштән киткәннәргә бу кагылмый. Быел яңача исәпләнгән пенсияләрен алып өлгергәннәргә өч ай өчен индексация каралмаган.

фото: minfin.com

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев