2021 елның беренче яртысында коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләме үзгәрми
ЯҢАЛЫКЛАР

2021 елның беренче яртысында коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләме үзгәрми

2021 елга Россия субъектларында коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең күләмен үзгәртү индекслары расланды.

 ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге индекслар РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 30 октябрендәге 2827-р номерлы күрсәтмәсе билгеләнгән.  

Документ нигезендә, киләсе елның беренче яртыеллыгында Россия төбәкләрендә гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрен арттыру көтелми. Ә икенче яртыеллыкта исә коммуналь түләүләр күләме үзгәрәчәк, әмма билгеләнгән дәрәҗәдән югарырак булмаячак.

Мәсәлән, Татарстанда 2021 елның 1 июленнән коммуналь хезмәтләр өчен гражданнар тарафыннан түләүләр күләмен үзгәртүнең уртача индексы 4,4 процент тәшкил итәчәк.

 

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев